Арчалылар Пермь краеның Барда авылында узган форумда катнашты
Әлеге форумда Татарстан делегациясе составында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров,милли мәгариф өчен җаваплы методист Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина,Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры Әгзам Әдхәм улы Гайфуллин, Арча 6 нчы номерлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Гилмулла кызы Шафигуллина катнашты.